Татарстанда бер атна эчендә помидор бәясе 16 сумга, кыяр 20 сумга арткан
Кайбер азык-төлек продуктлары, киресенчә, арзанайган.
Татарстанда бер атна эчендә — 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр яшелчәләр бәясе шактый арткан. Әйтик, помидор һәм кыяр 16 һәм 20 сумга кыйммәтләнеп, килограммы 197,42 һәм 174,56 сумга җиткән. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән бүлеште, дип яза «Татар-информ».
Моннан тыш, чөгендернең килограммы — 5,55 процентка (39,58 сумга кадәр), кәбестә — 4,93 процентка (36,27 сум), башлы суган 4,45 процентка (42,56 сум) арткан. 2 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, бәрәңге — 42,15 сум (моннан алдагы атна күрсәткеченнән 4,18 процентка артык), алма — 117,23 сум (4,63 процент), банан 159,48 сум (1,02 процент) торган.
Йомырка — 1,58 процентка (хәзер аның дистәсе 96,08 сум тора), сыр — 1,72 процентка (килограммы 726,1 сумга кадәр), эремчек — 2,21 процентка (килограммы 425,45 сум), 2,5-3,2 процент майлылыктагы стерилизацияләнгән сөт 1,06 процентка (литры 96,73 сум) кыйммәтләнгән. Ит продукциясеннән барыннан да элек тавык итенең (бот итеннән тыш) бәясе үзгәргән — ул 1,82 процентка артып, 190,15 сумга җиткән.
Шул ук вакытта, кишер — 1,2 процентка (килограммы 30,77 сумга кадәр), югары сортлы бодай оныннан әзерләнгән макарон эшләнмәләре, дөге, арзанлы кара чәй, печенье, балалар өчен чыгарылган җиләк-җимеш һәм ит консервалары, дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш) 1 процентка арзанайган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев