Татарстанда бераз салкынайтачак
Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.
37 градуска кадәр экстремаль эсселек Татарстанда бер тәүлек (3 август) дәвам итәчәк, 4 августтан яңгыр һәм яшенле яңгырлардан соң температура акрынлап кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
3 августта көндез һәм кич белән һава +32 ... +37 градуска кадәр эссе булачак. Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Шулай ук боз явуы ихтимал. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Чәршәмбе, 4 августта, яңгыр, яшен һәм секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булачак. Һава температурасы, Көнчыгыш районнардан тыш, 30 градустан артып китмәячәк.
Пәнҗешәмбе, 5 августта, 24-29 градус җылы булачак.
Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев