Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бик җылы һава торышыннан соң салкыннар башлана

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була.

Якын көннәрдә Татарстанда бик җылы һава торышы көтелә, әмма киләсе атна башында температураның төшүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Шулай итеп, 22 ноябрьдә термометр баганасы төнлә −3..+2 градус, көндез +1.. +4 градус күрсәтәчәк. Көнбатышта көндез яңгыр, аннары җепшек кар явуы ихтимал. Җомга һәм шимбә көннәрендә төбәктә көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр, 22 ноябрьдә урыны белән 25 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

23 ноябрьдә яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганасы −1..+2 градуска кадәр күрсәтә, ә көндез +1..+6 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була.

24 ноябрьдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил тизлеге секундына 17-22 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы −2..+ 3 градус, ә көндез, алдагы тәүлектәге кебек үк, +1..+6 градус көтелә.

Алдагы атна башында температураның түбәнәюе фаразлана: төнлә −1..-6 градус һәм көндез +2..-2 градуска кадәр. 25 ноябрьдә бераз җепшек кар яварга мөмкин, 26 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев