Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә
Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Һава шартлары начараю аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Иртәгә, 28 февральдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә, дип хәбәр итә Татар-информ.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнлә һәм иртән республика территориясендә, Казанны да кертеп, көчле кар явачак. Төнлә дә, көндез дә буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк (республика башкаласында җил төнге сәгатьләрдә көчәер дип көтелә). Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев