Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүгә таләпләрне атадылар

Хезмәтнең үзенчәлеге булып бер еллык контракт тора, ул автомат рәвештә озайтылмый.

Хезмәтнең үзенчәлеге — бер еллык контракт. Аның нигезендә Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәт итүгә кандидатлар өчен төп таләпләр билгеләнде. Казандагы сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин хәбәр иткәнчә, FPV-дрон операторлары өчен яшь чикләре 18 дән 35 яшькә кадәр, башка белгечләр өчен 45 яшькә кадәр. Сәламәтлеккә яраклылык категориясе «А» яки «Б» булырга тиеш, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. 

Белем алуга таләпләр аерыла: авиация персоналы һәм самолетлы БПЛА буенча белгечләр өчен урта һөнәри белем яки мәктәпнең 11 сыйныфы кирәк. Коптерлы БПЛА һәм FPV-дроннар белән эшләү өчен 9 класс җитә, ләкин икенче категориядән дә түбән булмаган психологик яраклылык таләп ителәчәк.

Хезмәтнең үзенчәлеге булып бер еллык контракт тора, ул автомат рәвештә озайтылмый. Татарстан белән күрше төбәкләрдә уку кимендә ике ай дәвам итә. Компьютер уеннарын яратучыларның белем алуда өстенлекләре бар, дип билгеләп үтелә.

Заявка бирергә теләүчеләр өчен республикада 117 номеры буенча кайнар линия ачылды (4 нче клавиша). Шулай ук 1 гыйнвардан Татарстанда контрактчыларга 2,9 млн сум күләмендә арттырылган түләү гамәлдә. Тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan. ru сайтында яисә (843) 221-44-52 телефоны буенча алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев