Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бу атнада 35 градус эссе булачак

Яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар беразга туктала, ә аннары янәдән башлана.

Татарстанда бу атнада эссе һава торышы урнашачак. Яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар беразга туктала, ә аннары янәдән башлана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан аңлашыла, дип яза «Татар-информ».

Чәршәмбе, 12 июньдә, төнге сәгатьләрдә +17..+22 градуска кадәр, көндез исә +29..+34 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 13 июньдә, температура фоны үзгәрмәячәк. Тәүлекнең караңгы вакытында явым-төшем көтелми, ә менә якты вакытта, атмосфера фронты якын булганлыктан, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 14 июньдә, эссе һава торышы саклана, көндез температура +30 градустан +35 градуска кадәр була. Шул ук вакытта урыны белән яшенле яңгырлар явуы ихтимал.

Ял көннәрендә атмосфера фронтлары үткәндә Татарстанда яшенләп яңгырлар явачак. Шимбә +22..+27 градуска, ә көнчыгышта +32 градуска кадәр җылы фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев