Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бу сезонда беренче тапкыр талпан тешләү очрагы теркәлгән

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгече талпаннан саклану буенча киңәш бирде.

Чаллыда бу сезонда беренче тапкыр талпан тешләве теркәлгән. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 апрельдә талпан үсмернең күкрәк читлегенә эләккән. Әти-әнисе аны мөстәкыйль рәвештә алып, лабораториягә илткән. Тикшеренү нәтиҗәләре травматология пунктына һәм беркетелгән урын буенча сырхауханәгә тапшырылачак.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең санитария саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина талпаннан саклану буенча киңәш бирде:

— Урман, агачлыклардан кайткач, тәннәрне яхшылап карарга кирәк. Җыйган үләннәрне өйгә тизрәк алып керергә ашыкмагыз. Әгәр кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Талпанны пыяла савытка салып, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алган очракта талпан кадалган урынны йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3–5 елга җитәчәк.

Чыганак
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев