Татарстанда бүген −12 градуска кадәр салкын булачак
Юлларда бозлавык дип фаразлана.
Сишәмбе, 21 гыйнварда, Татарстанда көндез −7...-12 градуска кадәр суытачак. Шулай ук республикада бераз кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
«Җил төньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән тизлеге 16-21 м/с», — дип ачыклык кертә синоптиклар.
Республиканың кайбер районнарында буран булачак, юлларда бозлавык дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев