Татарстанда буран һәм −8 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.

Дүшәмбе көнне, 9 декабрьдә, Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән ул секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез максималь температура −3-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев