Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда буран көтелә

Шулай ук республикада аномаль салкын һава торышы сакланачак.

Татарстанда буран һәм юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«12 гыйнварда төнлә һәм көндез ТР территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начарлана; көчле җил», — диелә кисәтүдә.

Шулай ук республикада аномаль салкын һава торышы сакланачак. Әгәр төнлә термометр баганасы −21 градуска кадәр төшә алса, көндез һава температурасы −16дан −11гә кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев