Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 27 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда 14 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Саба районнарында икешәр очрак ачыкланган. Алексеевск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Сарман, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
1 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6536 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5356 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 59 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев