Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 70 яңа очрагы ачыкланган
11 очрак читтән кертелгән, ә 59ы элемтә аша йоктырылган.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 70 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
"Унсигез кеше хастаханәгә салынды, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы)", – ди Лилия Галимова..
Шул ук вакытта, Галимова сүзләренә караганда, 11 очрак читтән кертелгән, ә 59ы элемтә аша йоктырылган.
Авыручыларның җидесе балигъ булмаганнар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 28е – 30дан 50 яшькә кадәргеләр, 16сы – 50дән 60 яшькә кадәр, алтысы – 60тән 70кә кадәр һәм 70тән 80 яшькә кадәрге ике кеше.
Инфекцияле кешеләр аеруча Казанда күп ачыкланган – Татарстан башкаласында 31 кеше авырган. Чаллыда – биш, Лаеш һәм Теләче районнарында – дүртәр, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Питрәч районында – ике, Әгерҗе, Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Савыкканнан соң барлыгы 75 кеше хастаханәдән чыгарылган.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев