Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупцион җинаятьләр 1,5 тапкырга арткан
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 242 кеше җаваплылыкка тартылган.
Быел дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында 280нән артык тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 254 закон бозу очрагы ачыкланган һәм 242 кеше җаваплылыкка тартылган.
2021 елның беренче тугыз аенда Татарстанның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы законнар өлкәсендә ачыкланган хокук бозу очраклары 1,5 тапкыр диярлек арткан. Бу хакта ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов белдерде, дип яза Татар-информ.
Аның сүзләренчә, быел дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында 280нән артык тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 254 закон бозу очрагы ачыкланган һәм 242 кеше җаваплылыкка тартылган.
Шул ук вакытта Рәхимов билгеләп үткәнчә, узган елның шул чорында ачыкланган хокук бозу очраклары азрак (172) булган, барлыгы 156 кеше җаваплылыкка тартылган.
«Моннан бер ел элек мин үткәрелгән барлык тикшерүләрнең 85-88 проценты кешеләрне җаваплылыкка тарту белән тәмамлануы турында сөйләгән идем. Быел исә аларның 95 проценты билгеле бер нәтиҗәләр китерә дип әйтергә мөмкин», — диде Рәхимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев