Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда дуңгызларның африка чумасы ачыкланган

Республиканың алты районында шушы авыруның 10 чыганагы табылган.

Югары Ослан районында 5341 баш дуңгызны юк иткәннәр инде. Алабуга ветеринария берләшмәсе башлыгы Нияз Сөнгатуллин дуңгызларның африка чумасы (ДАЧ) таралмасынга, нәрсә эшләргә кирәген сөйләде.

— Һәр чыганак тирәсендә 5-20 километр ераклыктагы ара куркыныч урын дип билгеләнә. Әлеге радиуста урнашкан хуҗалыклардагы барлык дуңгызлар да яндырыла. ДАЧ булдырмас өчен, кисәтү чаралары турында да онытмаска кирәк. Хосусый ярдәмче хуҗалыклардагы дуңгызларны ябып тотарга тиешләр, кимерүчеләргә каршы эшкәртү турында да истән чыгармаска, дуңгызларга пешеп җитмәгән азык ашатмаска кирәк. Аучылык хуҗалыкларынңа кыргый дуңгызларның санын тикшереп тору буенча чараларны көчәйтергә, барлык тотылган кабан дуңгызларын АФЧна тикшерү үткәрергә, кабан дуңгызларының үләксәләрен табу буенча рейдлар оештырырга, аларны да ДАЧна тикшертергә кирәк, — ди Нияз Сөнгатуллин.

Бүгенгә Алабуга ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дуңгыз асрый торган хосусый ярдәмче хуҗалыкларны берничә тапкыр йөреп чыккан. Хуҗалык ияләренә профилактика чаралары аңлатылган. Кабан дуңгызларын ДАЧна тикшерү дәвам итә. Августның 17сеннән сентябрьнең 4енә кадәр 17 кабан тикшерелгән.

— ДАЧ вирусы кешегә йокмаса да, мондый хәл шәхси хуҗалыкларның гына түгел, авыл җирлеге башлыклары, дәүләт ветеринария хезмәтләре, аучылык җәмгыятьләренең дә игътибарын, бердәм булуын таләп итә. Шунысын онытмаска кирәк, ДАЧннан дәвалану мөмкин түгел, кискен төре булганда, бу авырудан дуңгызлар икенче көнне үк үлә, һәм әлегә вакцина да эшләнмәгән. Халык арасында йөрү күрсәткәнчә, җирлек башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренең күбесе хәлне аңлый. Хосусый ярдәмче хуҗалыклардагы дуңгызларның 95 проценты, ачыкланганнардан 50 баш һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 13е юк ителгән. Шулай да, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, вирус аларга кагылмас дип уйлаучылар да бар, шуңа күрә ДАЧ куркынычы турында даими сөйләшергә, вакытлыча гына булса да, хәл яхшырганчы, терлекчелекнең башка төрләренә күчәргә булышмаска, — дип өстәде Нияз Сөнгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев