Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ел башыннан илкүләм проектларны башкаруга 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән

Татарстан 2026 елда 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша.

2026 елның гыйнварында Татарстанда илкүләм проектларны башкаруга 1 млрд 543,6 млн сум бүлеп бирелгән. Касса үтәлеше 1 млрд 398,6 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.

Быел илкүләм проектларны тормышка ашыруга Татарстан бюджетында барлыгы 53,0 млрд сум акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджет хисабына, ә 24,2 млрд сумы республика бюджеты хисабына биреләчәк.

Татарстан 2026 елда 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Кадрлар», «Озак һәм актив тормыш», «Туризм һәм кунакчыллык», «Тормыш өчен инфраструктура», «Пилотсыз авиация системалары», «Экологик иминлек», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы трансформация» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт».

Чыганак: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев