Татарстанда «Ел инженеры» конкурсына гаризалар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылды
Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелә.
«Ел инженеры» Республика конкурсына гаризалар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылды. Анда студентлар, югары уку йортлары хезмәткәрләре һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша ала, дип хәбәр иттеләр ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Телеграм-каналында.
Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелә: «Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива» һәм «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык», 12 тармак номинациясе буенча. Быел «Робот техникасы, ясалма интеллект» дигән яңа номинация өстәлде.
Конкурсның максаты — инженер һөнәренең абруен арттыру, катнашучыларның югары һөнәри осталыгын күрсәтү, иң яхшы тәҗрибәләрнең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын һәм таралуын тәэмин итү. Конкурс уздыру дәверендә анда Татарстанның 1,5 меңнән артык инженеры катнашты.
Гаризалар 25 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында яисә кәгазь форматында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлеге аша кабул ителә. Тулырак мәгълүмат Министрлык сайтында бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев