Татарстанда фермер ярминкәләре: сатулар 1,1 млрд сумнан артып киткән
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең 12 көнендә республика халкы җирле җитештерүчеләрдән 1,1 миллиард сумнан артык бәягә продукция сатып алган.
Нәрсә сатылган:
Яшелчәләр — 6,4 мең тоннадан артык (шулардан 3,9 мең тонна бәрәңге)
Сөт — 238,3 тонна
Шикәр — 715,5 тонна
Тавык йомыркасы — 1,6 млн данәдән артык
Ит — 865,7 тонна
Ярминкәләр Казанда, Чаллыда, Зеленодольск һәм Түбән Кама районнарында даими мәйданчыкларда, шулай ук вакыт-вакыт башка муниципалитетларда эшли. Алар җитештерүчеләрнең кулланучылар белән турыдан-туры элемтәдә тору, җирле агробизнеска ярдәм итү һәм азык-төлек иминлеге өчен мөһим корал булып тора.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев