Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәкләр

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы шигърият бәйрәменнән һәм премия тапшыру тантанасыннан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм Тукайның 136 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрелә. Бу көнне һәм ай дәвамында республика районнарында һәм Казанда төрле тантаналар уза.

Казанда бәйрәм 9.00 сәгатьтә Габдулла Тукай скверында һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлана, ә 13.00-15.00дә Татар опера һәм балет академия театры янында шигърият бәйрәме үтәчәк. 

Шәһәр үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак.

Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк. Ул Татарстан Президенты катнашында уза торган концерт кысаларында узачак . Быел премиягә 19 кандидат тәкъдим ителде. 

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы шигърият бәйрәменнән һәм премия тапшыру тантанасыннан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев