Татарстанда грипп белән авыручылар саны бер атна эчендә өч тапкырга арткан
Авыручыларның 55% — балалар.
Ноябрьнең соңгы атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Соңгы атнада ОРВИ һәм гриппның 13 700 очрагы теркәлгән, шуларның 363е грипп белән бәйле. Узган атнада гриппның 114 очрагы теркәлгән», — дип билгеләде спикер.
Патяшина сүзләренчә, авыручыларның 55% — балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев