Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда гриппка каршы вакцинация дәвам итә

Республикага кайткан вакцина дозаларының 82,9 проценты файдаланылган.

Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе дәвам итә. Медицина хезмәткәрләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга халыкның әлеге төркемнәре арасында күмәк иммунитет формалаштыру өчен прививка ясалды инде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Вакцинация дәвам итә. Бүгенгә республикага таләп ителгән барлык вакцинаның 50 процентка якыны кайтты, бу 1 миллион 180 мең доза дигән сүз. Нигездә, бу — олылар өчен «Ультрикс Квадри», балалар һәм олылар өчен «Совигрипп», «Флю-М» вакциналары. Алар барлык медицина оешмаларына да кайтты», — дип искәртте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов.

Республика бюджеты хисабына олылар өчен өстәмә рәвештә «Флю-М» вакцинасы сатып алынган, аны поликлиникаларга таратканнар инде.

Табиб сүзләренчә, республикага кайткан вакцина дозаларының 82,9 проценты файдаланылган. Күмәк иммунитет формалаштыру өчен кирәкле планлаштырылган санның 42 процентка якынына прививка ясалган.

«Хәзер бездә прививка ясату өчен иң кулай вакыт. Иммунитет ике атна эчендә барлыкка килә. Нәкъ менә шуңа күрә дә хәзер үз сәламәтлегең турында кайгыртырга һәм прививка ясатырга кирәк», — дип искәртте Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев