Татарстанда һавада һәм туфракта урыны белән −2 градуска кадәр кырау көтелә
Кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан ителде.
Иртәгә, 11 майда, Татарстанда һавада һәм туфракта урыны белән −2 градуска кадәр кырау көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республикада янә кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Шул ук вакытта, алдагы төндә сизелерлек явым-төшем көтелми, иртәгә көндез исә бераз яңгыр явачак. Республикада көндез һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.
Җомгага каршы төндә температура +3..+8 градустан артмаса, көндез исә +14..+19 градуска кадәр җылытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев