Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылды

Россия һәм Һиндстан мөнәсәбәтләре актив үсә.

Казанда Һиндстанның Генераль Консуллыгы эшли башлады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

«Тантана бүген Мәскәүдә Һиндстанның тышкы эшләр министры катнашында узды. Гитика ханым (генконсул) бүгеннән Казанда үз миссиясен башлый», — дип яза Галимова.

Россия һәм Һиндстан мөнәсәбәтләре актив үсә. Әйтик, бер ай элек Казанда «TIME: Россия-Индия» бизнес-форумы узган иде, анда Россиянең 35 субъектыннан һәм Һиндстанның 22 административ бүленешеннән 3 500 кеше теркәлгән иде. Чара үзе, экспертлар бәяләвенчә, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа үсеш ноктасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев