Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда якын көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк

Урыны белән томан төшүе ихтимал.

Татарстанга Себер антициклоны килү сәбәпле, якындагы көннәрдә һава шартлары үзгәрәчәк. Татарстан Гидрометеорология үзәге шундый фараз бирә.

Атмосфера басымы арту явым-төшемнәрнең туктавына китерә. Бүген, 20 февральдә, һава торышы тыныч булачак. Урыны белән томан төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә −5..-10 градус.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 21 һәм 22 февральдә, төбәк территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтимал. Төнлә температура −13..-18 градус (аязганда −23 градуска кадәр), көндез −7..-12 градус фаразлана.

23 һәм 24 февральдә җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшем ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә температура фоны әллә ни үзгәрми (-13..-18 градус, аязганда −23 градуска кадәр). 23 февральдә көндезге сәгатьләрдә −6..-11 градус, 24 февральдә −4..-9 градус булыр дип көтелә.

Антициклон Татарстан территориясеннән элек республикага буран һәм көчле кар китергән циклонны кысрыклап чыгарачак. Февраль башыннан Казанда айлык норманың 110 проценты кадәр кар яуган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев