Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда якын көннәрдә кышкы һава торышы урнашачак

Җомга көнне болытлы һава торышы булачак.

Якын көннәрдә Татарстанда кышкы һава торышы урнаша башлаячак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Республиканың Гидрометүзәге фаразлавынча, җомга көнне болытлы һава торышы булачак. 17 ноябрьгә каршы төндә һава температурасы 0..-4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +1..-2. Кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин.

Ял көннәрендә республикага салкыннар киләчәк. Шимбә һәм якшәмбе төннәрендә −4..-10 градуска кадәр, көндез −1дән −6га кадәр. Явым-төшемнәр бик аз. Бозлавык сакланачак.

Дүшәмбе, 20 ноябрьдә көндезге температура шундый ук булачак, кичкә һава торышының кискен начарлануы көтелә: синоптиклар карлы яңгыр, буран һәм бозлавык фаразлый. Сишәмбе, 21 ноябрь көнне көндез −2..+2гә кадәр җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев