Татарстанда ял көннәрендә алты кеше батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.
Узган ялларда Татарстанда суда алты бәхетсезлек очрагы теркәлгән, алар барысы да җиһазландырылмаган урыннарда коену белән бәйле, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Лаеш районында Зеленый Бор бистәсе янында Идел елгасы буенда коткаручылар резина көймәдән егылып төшкән 45 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгарганнар. Казанда Комсомол күлендә шаһитлар 43 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен тапканнар.
Саба районында Туктар авылы янында ясалма сулыктан 44 яшьлек ир-атның гәүдәсе чыгарылган. Биектау районында Казансу елгасы буендагы Урманче бистәсе янында коткаручылар билгесез ир-ат гәүдәсен тапканнар.
Тагын ике очрак Лаеш һәм Түбән Кама районнарында булган. Державино авылы янында ясалма сулыктан 28 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе чыгарылган, ә Чишмә елгасында Кама Аланы бистәсе янында шаһитлар 49 яшьлек ир-ат гәүдәсен тапкан.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искә төшерә: ярдан ерак йөзмәскә, үз көчеңне объектив бәяләргә, исерек хәлдә коенмаска һәм коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда йөзмәскә. Судагы һәлакәтләр очрагында кичекмәстән 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев