Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ялларда бераз суыта һәм җепшек кар явачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә сөйләделәр,

Алдагы көннәрдә Татарстанда температураның түбәнәюе көтелә. Салкын атмосфера фронты циклон белән алмашына, ул төбәккә яңгыр һәм җепшек кар алып килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».

Җомга, 25 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +4..+9 градус тәшкил итә.

Шимбәдә циклон Татарстанга төньяк-көнбатыш һава агымнарын алып киләчәк. Урыны белән яңгыр, аерым районнарда җепшек кар көтелә. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус тәшкил итсә, көндез +2..+7 градуска кадәр күтәрелә.

Якшәмбе температура фоны түбәнәюен дәвам итә. Төнлә −2..+3 градус, көндез исә +1..+6 градус булачак. Көндез бераз яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.

28-29 октябрьдә төнлә һава температурасы −3..+2 градус, көндез +2..+7 градус тәшкил итәр дип көтелә. Югары атмосфера басымына да карамастан, дүшәмбе бераз яңгыр, җепшек кар явачак. Сишәмбе явым-төшем ихтималы аз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев