Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ялларда янә бозлы яңгыр көтелә

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының бозылуы һәм бозлы яңгыр көтелә.

Шимбә көнне җепшек кар һәм томан көтелә. Төнлә температура −11, көндез −6 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе һава температурасы −3 градустан артмаячак. Татарстанда урыны белән җепшек кар һәм бозлы яңгыр явуы көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, дип кисәтте Захаров.

Дүшәмбе көнне дә явым-төшем туктамый. Республика территориясендә урыны белән буран чыгачак һәм юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Сишәмбе явым-төшем кими һәм шактый суыта: төнлә һава температурасы −18, көндез −13 градус тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев