Татарстанда яңа атна −14 градуска кадәр салкыннан башланды
Юлларда көчле бозлавык.
Бүген, 13 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Төнлә һәм көндез кар явачак. Җилнең секундына 11 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Төнлә һава температурасы −11 дән −6 градуска кадәр, аязганда термометр баганалары −14 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез −5...0 градус көтелә.
Юлларда көчле бозлавык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев