Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк
ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.
Татарстанда 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады, дип яза «Татар-информ».
Бу чорда өченче класс куркынычтагы пиротехника куллануга чикләү кертергә ниятлиләр:
— сәнәгать предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш) һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр радиуста;
— торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, шәхси йорт биләмәләре, халык күпләп җыелган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 30 метр ераклыкта;
— күп фатирлы торак биналардан 30 метр чигендә.
Документ шулай ук алар янында өченче категория куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр куллану тыелачак объектлар исемлеген формалаштыруны да күздә тота. Татарстанның җирле хакимият органнарына пиротехника куллану тыелачак өстәмә объектларны мөстәкыйль рәвештә билгеләргә киңәш ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев