Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Яңа ел төнендә карлы һәм салкын һава көтелә

Яңа елга кар катламы 25 см га, ә гыйнвар башында — 33-38 см га җитәчәк.

Татарстанда яңа ел төнендә карлы һәм салкын һава көтелә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренә караганда, Казанда хәзер кар капламы 14 сантиметрга җитә, ә ял көннәрендә карның биеклеге 23 см га кадәр артачак. Яңа елга кар катламы 25 см га, ә гыйнвар башында — 33-38 см га җитәчәк.

Тишковец билгеләп үткәнчә, кыш мондый позицияләрне гыйнвар башына кадәр саклаячак, шул ук вакытта салкыннар да көтелә.

«Кар да күп булачак, ел ахыры һәм киләсе ел башында рәхәт кенә салкыннар да көтелә. Яңа ел төнендә −5-10 градус булачак. Чып-чын кыш, яхшы һава торышы!» — дип йомгаклады синоптик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев