Татарстанда Яңа елга 2 мең чыршы агачы әзерләнгән
Әзерләү күләме узган елгыдан 2% ка артыграк.
Татарстанның урман питомникларында бәйрәм алды чорында сату өчен 2 меңгә якын яңа ел чыршысы үстерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Әзерләү күләме узган елгыдан 2% ка артыграк. Әмма, министр билгеләп үткәнчә, тере чыршыны сату үсми. Халык ешрак ясалма аналогларны сайлый.
Чыршыларны урман хуҗалыкларыннан муниципалитетлар оештырган традицион Чыршы базарларыннан да, турыдан-туры питомниклардан да алдан шалтыратып алырга мөмкин. Нигездә, биеклеге 1,5–2 метрга кадәр булган арзанлы чыршылар сатыла, аларның бәясе 500 сумнан башлана. Сатуда европа чыршысы тәкъдим ителгән, кайчакта — зәңгәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев