Татарстанда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле урманга керүне чикләделәр
Чикләүләр 21 календарь көнгә кертелә.
Татарстанда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле гражданнарның урманнарга керүе чикләнде. Чикләүләр 21 календарь көнгә кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады, дип яза «Татар-информ».
Чикләүләр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендәге урман фонды территориясендә кертелә.
Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев