Татарстанда яңгыр һәм +22 градуска җылылык көтелә
Җил көньяк-көнчыгыштан.
Дүшәмбе көнне, 7 октябрьдә, Татарстанда болытлы, көндез алмашынучан болытлы һава була. Урыны белән яңгыр явачак.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә исә, көндез урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк дип көтелә.
Термометр баганалары көндез +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк, көньяк районнарда +22 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев