Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңгыр һәм җил көтелә

Алмашынучан болытлы һава торышы була.

Сишәмбе, 14 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Бераз яңгыр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге төнлә секундына 15 метрга кадәр җитә. Һава температурасы төнлә +1..+6, көндез +3..+8 градус тәшкил итә. 

Чәршәмбе, 15 ноябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан секундына 12 метр тизлектә җил исә. Температура фоны түбәнәя: төнлә һава температурасы −2 градуска кадәр төшә, көндез +1..+6 градус җылы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев