Татарстанда яңгырлар көтелә
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр.
Дүшәмбе, 22 июльдә, Татарстанның кайбер районнарында яңгыр фаразлана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республиканың кайбер районнарында урыны белән яшен һәм томан көтелә.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән тизлеге секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил.
Атнаның беренче көнендә температура көндез +19...+24 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев