Татарстанда яшәүче кайбер пенсионерларның пенсияләре 1 гыйнвардан 10 мең сумга артачак
Бу турыда тулырак «Татар-информ» материалында.
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 1 гыйнвардан 10 мең сумнан артып китәчәк. Арттырылган пенсияне кемнәр алачак? Бу турыда тулырак «Татар-информ» материалында.
Декабрьдә 80 яшь тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалид дип танылганнар пенсиягә шулкадәр өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең беркетелгән өлеше икеләтә күләмдә билгеләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан пенсиянең теркәлгән өлеше (фиксированная часть) 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, арту бары тик шушы ике нигезнең берсе буенча гына билгеләнә — яшь яки инвалидлык буенча.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6% ка индексацияләнәчәк. Димәк, ике өстәмә мәгълүматны кушсаң, кайбер Татарстан пенсионерларының түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев