Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшьләр учреждениеләре эше 21:00 сәгатькә кадәр озайтылачак

Бу социаль челтәрләрдә деструктив йогынтыны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чараларының берсе булачак.

Яшьләр учреждениеләре Татарстанда 21:00 гә кадәр һәм хәтта соңрак та эшләячәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Безнең учреждениеләрнең эшен үзгәртәчәкбез. Яшьләр анда яңа белем һәм компетенцияләр алу өчен килә, нигездә укудан тыш яки эштән тыш вакытта. Безнең объектлар кичкә кадәр, 21:00 сәгатькә кадәр, бәлки соңрак та ачык булырга тиеш. Һәрьяклап үсеш өчен лаеклы инфраструктура бар. Кайбер учреждениеләр яшьләр белән яхшы элемтәгә керергә өйрәнде, ләкин барысы да түгел», — дип белдерде ул.

Бу социаль челтәрләрдә деструктив йогынтыны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чараларының берсе булачак, чөнки балалар һәм яшүсмерләр учреждениеләр территориясендә үз хоббилары белән кичкә кадәр шөгыльләнә алачак, дип өстәде министр.

«Безне зур профилактик эш көтә, бу хакта Түбән Камадагы соңгы вакыйгалар да сөйли. Әлбәттә, бу деструктив социаль челтәрләрнең безнең балалар һәм яшүсмерләргә йогынтысы. Кызганычка, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең 60% тан артыгы мондый аккаунтларга язылган яки шундый төркемнәрдә тора. Профилактика өлкәсендә без эшләп бетермибез, моны үзгәртеп тырышачакбыз», — дип ассызыклады Кадыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев