Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда явым-төшемсез болытлы һава көтелә

Юлларда бозлавык.

Бүген көндез Татарстанда аязучан һәм явым-төшемсез болытлы һава көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Термометр баганасы −8 дән −13 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.

Кичә Татарстан актив атлантик циклоннар тәэсирендә калды, шуның аркасында республикада күп кар яуды һәм көчле җил күзәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев