Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ике көнлек эш атнасы башланды

5 ноябрьдә эш көне РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе 1 өлеше нигезендә бер сәгатькә кыскара.

Татарстанда моннан алдагы алты көнлек эш атнасыннан соң ике көнлек эш атнасы башланды.

Халыклар бердәмлеге көне, 4 ноябрь, РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.

Үз чиратында, ТР Конституциясе көне, 6 ноябрь дә, "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында«гы республика кануны нигезендә, шулай ук эш көне түгел һәм бәйрәм көн санала.

Шуның белән беррәттән, шимбә, 1 ноябрьдәге ял көне РФ Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» гы 2024 елның 4 октябрендәге 1335нче карары белән дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерелде.

Шул рәвешле, бу атнада Татарстанда 3, 4, 6, 8 һәм 9 ноябрь ял көннәре санала. 5 ноябрьдә эш көне РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе 1 өлеше нигезендә бер сәгатькә кыскара.

Гомумән алганда, Россия буенча ноябрь ялларыннан соң башланган кыскартылган эш атнасы өч көнлек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев