Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда икмәккә, иткә һәм алкогольгә бәяләр артты

Татарстанстат мәгълүматлары буенча арту 19 гыйнвар белән чагыштырганда 9,13 һәм 8,85 сум тәшкил иткән.

20 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр Татарстанда иткә бәяләр арту теркәлгән: сыер итенең килограммы 664,49 сумга кадәр, ә сарык ите 873,55 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Татарстанстат мәгълүматлары буенча арту 19 гыйнвар белән чагыштырганда 9,13 һәм 8,85 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».

Шулай ук сосиска һәм сарделькаларга (477,06 сумнан 485,94 сумга кадәр), маргаринга (271,16 сумнан 274,23 сумга кадәр), арыш һәм арыш-бодай икмәгенә (82,95 сумнан 84,25 сумга кадәр), шулай ук карабодай ярмасына (49,96 сумнан 50,66 сумга кадәр) бәяләр артты. Бәрәңге, кәбестә һәм суган кыйммәтләнде. Кыяр 6,54% ка кыйммәтләнде һәм 253,65 сумга җитте, ә помидор 3,17% ка артып 227,81 сумга җитте. Аракының бәясе литры өчен 686,57 сумнан 876,71 сумга кадәр арткан.

Шул ук вакытта кайбер продуктлар арзанайды: балалар өчен коры сөт катнашмалары 34,66 сумга кимегән һәм 1243,76 сум булган, ун йомырка — 79 тиенгә арзанайган (74,16 сум), ә тавык ите килограммы 2,24 сумга кимеп 374,04 сум булган. Балалар туклануы өчен иТ консерваларына, каймакка һәм башка товарларга бәяләр 1% чикләрендә үзгәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев