Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда инвалид баласы булган гаиләләр өчен электрон сертификатлар кертелде

Татарстан инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү проектын гамәлгә ашыру өчен сынау төбәге булды.

Сүз 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге инвалид балалары булган гаиләләр файдалана ала торган электрон сертификат турында бара. Акчаны сайланган оешмада төп 21 көнлек тернәкләндерү курсын түләүгә һәм баланың үзен дә, аны озатып йөрүче затны да яшәү һәм тукландыруга тотарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Социаль Фондында хәбәр иттеләр, дип яза «Вечерняя Казань».

Пилот төбәкләр исәбенә шулай ук Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, Хакасия, Чувашия һәм Краснодар крае кергән.

Электрон сертификатны гаиләләр автомат рәвештә, гариза бирмичә генә ала. Ул законлы вәкилнең «Мир» картасына рәсмиләштерелә. Тернәкләндерү хокукы белән беренчел инвалидлык билгеләнгәннән соң 12 ай эчендә файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев