Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда инвалидларга нинди ярдәм чаралары каралган

Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп кенә ярдәм чаралары гамәлдә. Бу хакта Россия Социаль фондының республика буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп кенә ярдәм чаралары гамәлдә. Бу хакта Россия Социаль фондының республика буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

1. Финанс ярдәме:

Пенсияләр: иминият, дәүләт һәм социаль.

Пособиеләр: айлык акчалата түләүләр.

Компенсацияләр: шул исәптән хәрби җәрәхәт аркасында сәламәтлеккә зыян килү очрагында да.

Шунысы мөһим: бу түләүләрнең барысы да ел саен индексацияләнә, ягъни бәяләр артуны исәпкә алып арта.

2. Социаль хезмәтләр һәм реабилитация:

Дәвалану: шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар һәм ял итү урынына бару өчен түләү.

Техник чаралар: инвалид коляскалары, протезлар, ишетү аппаратлары һәм башка җайланмалар белән тәэмин итү.

Тифлотехника: сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус гаджетлар (мәсәлән, уку машиналары, Брайль дисплейлары), алар укуда, эштә һәм көндәлек тормышта ярдәм итәләр.

3. Тәрбияләүчеләргә ярдәм:

Туганнарга һәм опекуннарга да ярдәм: пособиеләр һәм өстәмә түләүле ял көннәре каралган.

Инвалид бала тәрбияләгән ата-аналар вакытыннан алда пенсиягә хокуклы (тиешле стаж һәм баллар үтәлгәндә).

Бу чаралар системасы инвалидларга үзләрен якланган итеп хис итәргә һәм уңайлырак тормыш белән яшәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев