Татарстанда иреклеләр өчен «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе булдырылды
Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Татарстанда иреклеләр өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» («Добрый Татарстан») премиясе булдырылды. Карар иреклеләрне үз эшчәнлекләрендәге күренекле нәтиҗәләр өчен ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды, дип яза «Реальное время».
2026 елдан башлап ел саен дүрт премия биреләчәк: икесе Россия гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга 300әр мең сум, шулай ук 500әр мең сумлык ике премия — оешмаларга.
Фото: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев