Татарстанда иртәгә 17 градус салкын булуы ихтимал
Салкын һава торышы төнлә булачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 18 ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан. Урыны белән бераз кар явачак.
Төньяк-көнчыгыштан көньякка таба күчә торган талгын җил исәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы −4...-9 градус, көнчыгыш районнарда −12...-17 градус була. Көндез максималь һава температурасы −1...-4 градус. Юлларда бозлавык.
19 Ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр була.
Төнлә һаваның минималь температурасы −2...-7 градус, ә көндез максималь һава температурасы −5 градус. Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев