Татарстанда кабат яшен, көчле яңгыр һәм боз көтелә
Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе, 1 августта Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм боз көтелә. Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.
Төнлә термометр баганалары 11-16 градус күрсәтсә, көндез 19-24 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев