Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кабат көчле җил, яшен һәм томан төшүе көтелә

Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Иртәгә, 20 июльдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшәчәк. Көндез республиканың кайбер җирләрендә яшен булачак һәм җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Бофорт шкаласы буенча 13,0 — 17,1 метр тизлектәге җил көчле, ә 17,2 — 20,7 метр тизлектәгесе бик көчле булып санала. 17,2 — 20,7 м/с тизлектәге җил агач ботакларын сындыра, җилгә каршы бару бик авырлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев