Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кайбер кешеләргә июньдә хезмәт хакын иртәрәк бирәчәкләр

Ул үз мөрәҗәгатендә, хакимият һәм җәмгыять арасында иҗтимагый аң, республика халкының бар буыннары арасында патриотик рухны яклаучы төп арадашчы буларак журналистларның мөһим роле турында әйтте.

Айдар Сәлимгәрәев журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика журналистларын 19 майда уздырыла торган Татарстан матбугаты көне белән котлады.

Ул үз мөрәҗәгатендә, хакимият һәм җәмгыять арасында иҗтимагый аң, республика халкының бар буыннары арасында патриотик рухны яаклаучы төп арадашчы буларак журналистларның мөһим роле турында әйтте.

«2025 елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә, быел Ватан сакчысы елы дип игълан ителде. Махсус хәрби операция үткәрү шартларында Татарстан яшьләрендә ныклы патриотик нигез формалаштыру һәм гражданнарыбызның тарихи хәтерен саклау, республикабызның күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту, ата — бабаларыбыз традицияләренә, аларның бай мәдәни һәм рухи мирасына хөрмәт тәрбияләү аеруча мөһим», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул хезмәттәшләренә һөнәри уңышлар, энергия һәм Татарстанның чәчәк атуы өчен яңа казанышларга омтылу теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев