Татарстанда кар, бозлавык һәм −6 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Юлларда бозлавык.

Чәршәмбе, 13 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар һәм җепшек кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә җилнең тизлеге урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, һава температурасы −1..-6 градус тәшкил итә. Көндез −3 градустан +1 градуска кадәр җылы булачак.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык хакында кисәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев