Татарстанда кар, томан һәм −17 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Бүген, 19 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явуы ихтимал, төнлә һәм иртән — томан, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 11 метр тизлектәге җил көтелә.
Төнлә һава температурасы −11 дән −6 градуска кадәр булачак, аязганда термометр баганалары −17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез −8 дән −3 градуска кадәр фаразлана.
Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев