Татарстанда кичә 68 кеше коронавирус йоктырган
Икенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 68 яңа очрагы ачыкланган. Бу моннан алдагы көн белән чагыштырганда өч очракка күбрәк. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан шул күренә.
30 пациент хастаханәгә озатылган, тагын 11 кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев